ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

Разил Вәлиев беренче җырын Илһам Шакиров соравы буенча язган

17 гыйнвар 2019, 18:11 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев беренче җырын Илһам Шакиров соравы буенча язган Илһам Шакиров Разил Вәлиевнең шигырьләрен исендә калдырган һәм шагыйрьне Мәскәүдә эзләп тапкан.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үзенең беренче җыры Илһам Шакиров соравы буенча язылганлыгы турында сөйләде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Илһам абый белән танышуыбыз моннан 51 ел элек булды. Мәскәүдә Әдәбият институтында укый идем. Тулай торакта утырам, беркемне дә белмим. 1 курста укыган вакыт. Шулвакыт ишекне шакыдылар. Ачып җибәрсәм, коридорда Илһам Шакиров басып тора,” – диде Разил Вәлиев.

Илһам Шакиров яңа пластинкага җырлар яздырырга килгән һәм бер җырына сүз язып бирүне сораган. Ул Разил Вәлиевнең шигырьләрен укып, аны исендә калдырган булган һәм Мәскәүдә аны эзләп тапкан.

“Мин шаккатып карап калдым. Шигырьне ничек язганымны хәтерләмим. Бер сәгатьтән инде язып, урамда Илһам абыйның килгәнен көтеп тора идем. Ул “Дулкын” дигән җыр булды. Бу җырны ошаткач, ул миңа тагы заказлар бирә башлады. Шулай итеп ул мине җыр дөньясына алып кереп китте. Шуннан соң без аның белән 50 ел буе аралашып тордык,” - дип искә алды Разил Вәлиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10