ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт футболчылары V Бөтенроссия турнирында беренчелекне яулады

16 гыйнвар 2019, 22:00

Уеннар ике көн дәвам итә.

(Әлмәт, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт футболчылары “Рождественская Ладья” дип исемләнгән мини-футбол буенча V Бөтенроссия турнирында катнашты. Әлмәт футболчылары V Бөтенроссия турнирында беренчелекне яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышлар Тольятти шәһәрендә узды. Дәрәҗәле бүләк өчен көрәшергә Волгоград, Самара, Ульяновск, Тольятти шәһәрләренән һәм Татарстан Республикасыннан 26 футбол коллективы килә. Уеннар ике көн дәвам итә.

Әлмәтнең “Нефтеград” командасы беренче көнне үк “В” төркемендә 1 нче урынга чыгуга ирешә. Беренче матчта дуслык җиңгән булса, икенчесендә әлмәтлеләр Тольятти шәһәренең “Слвяннар” командасын 8:0 исәбе белән тар-мар итте. Кич белән әлмәтлеләр Ульяновск шәһәренең “Валенте-УлСити” командасын 4:0 исәбе белән җиңде.

Әлмәт уенчылары матч арты матч “Рождественская Ладья”ның көчле командаларын җиңә бара. Плей-офф өлешендә алар 2:1 исәбе белән тәмамланган өч матч уздыра. Финалда “Нефтеград” Тольяттиның “Локо-ЭкоВоз” командасы белән очрашты. Бу уен да башкалары кебек әлмәтлеләрнең җиңүе белән тәмамлана.

Ярышларның иң яхшы сакчысы дип Денис Зәйнуллин танылды. “Рождественская Ладья”ның иң яхшы уенчысы исеменә исә Александр Кудряшов ия булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10