ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Илһам Шакиров соңгы елда озак авырган һәм хастаханәдә еш яткан

16 гыйнвар 2019, 18:56 , Фото: архив/Султан Исхаков

Илһам Шакиров соңгы елда озак авырган һәм хастаханәдә еш яткан Легендар татар җырчысы бүген 84 нче яшендә вафат булды.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Илһам Шакиров соңгы елда хастаханәләрдә еш яткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына вәзгыять белән таныш үз чыганагы хәбәр итте.

Легендар татар җырчысы бүген 16.00 сәгатьтә 84 нче яшендә вафат булды.

Илһам Шакиров каты авырый иде, дип әйттеләр Республика клиник хастаханәсендә. «Республика клиник хастаханәсе коллективы тирән кайгы белән Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның вафаты турында хәбәр итә. Ул 84 нче яшендә озак вакытлы каты авырудан вафат булды», – дип хәбәр итте РКБ баш табибының медицина буенча урынбасары Раиса Гуслякова.

«Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының, аның талантын ихтирам итүчеләрнең кайгысын уртаклашабыз. Ул мәңге безнең йөрәкләрдә калачак», - диде Раиса Гуслякова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10