ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Искәндәр Гыйләҗев Милли үсеш стратегиясен тарихка күз салып эшләргә кирәк дип саный

16 гыйнвар 2019, 18:20 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Искәндәр Гыйләҗев Милли үсеш стратегиясен тарихка күз салып эшләргә кирәк дип саный Тарих фәннәре докторы милли күтәрелеш чорлары тәҗрибәсен барлап, тарихыбызга, горурлыгыбызга, милләт булып өлгергәнебезгә карап эшләргә өнди.

(Арча, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Милли үсеш стратегиясен төзегәндә татар халкының тарихи тәҗрибәсен истә тотарга кирәк. Бу фикерен Татар энциклопедиясы институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев бүген Арчада стратегияне тулыландыру буенча фикер алышу утырышында әйтте.

Искәндәр Гыйләҗев Арча педагогика көллиятенең актлар залында җыелган халыкны үткән тәҗрибәне барлап эшләргә чакыра. "Милли үсеш стратегиясе турында сүз бара икән, аны тарихыбызга, горурлыгыбызга, милләт булып өлгергәнебезгә нигезләнеп эшләргә тиешбез", - диде ул.

"Татар халкы тарихы бай. ХХ гасыр башында дистәләгән язучы, фикер иясе, дин галиме барлыкка килә. Татарлар үзләренең театрын, музыкаль сәнгатен булдыра. Сәяси фиркаләр, милли газеталар барлыкка килә. Гәҗәеп зур күтәрелеш, милли ренессанс чоры иде бу", - диде тарих фәннәре докторы.

"Революция чорында съездлар оештырыла; шәкертләр, хатын-кызлар күтәрелә; җәмгыятьтә нинди генә бәхәсләр барлыкка килми; татар халкы үзенең киләчәге турында уйлана башлый. Һәм без шушы тарихка күз салып, гыйбрәт алырга тиешбез", - диде Искәндәр Гыйләҗев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10