ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат: 1,3 миллион россияле паллиатив ярдәмгә мохтаҗ

16 гыйнвар 2019, 14:02

Парламентарий икенче укылышка татарстанлыларны паллиатив ярдәм турында закон проектына төзәтмәләр буенча тәкъдимнәр әзерләргә чакырды.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Прокопьева). Россиядә 1,3 миллионга якын кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич сөйләде.

"1,3 млн россияле паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Бу терминаль — соңгы стадиядәге дәваланмый торган авыру булган кешеләр. Аларга ныклы медицина каравы, уңайлы шартлар һәм рухи ярдәм кирәк", - дип аңлатты парламентарий.

Менделевич билгеләп үткәнчә, кабул ителгән закон проекты медицина ярдәме генә түгел, социаль һәм психологик ярдәм дә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. "Әйтик, авырулар өйләрендә паллиатив ярдәм ала алачак. Күпчелек пациентларның бу чорны якын кешеләр белән үткәрергә теләвен исәпкә алсак, бу алга таба бик зур адым булачак", - диде депутат.

Менделевич фикеренчә, закон проектын кабул итү сәламәтлек саклау өлкәсендә елның иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе була ала.

"Әлегә документ эшләнә әле, шунлыктан һәркемнең, шул исәптән Татарстан халкының да, үз тәкъдимнәрен кертергә мөмкинлеге бар. Фикер алышырга һәм закон проектына икенче укылышка төзәтмәләр сыйфатында кертергә әзер", — диде Борис Менделевич.

Дәүләт Думасы бүген иртән "паллиатив медицина ярдәме" төшенчәсен киңәйтә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Аңа медицина катышы да, психологик ярдәм күрсәтү дә, дәваланмый торган авыруларны карау да керә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10