ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновскида татар теле олимпиадасында Х.Туфан һәм Г.Исхакый иҗатлары буенча инша язганнар

16 гыйнвар 2019, 13:16 , Фото: архив/Михаил Захаров

Ульяновскида татар теле олимпиадасында Х.Туфан һәм Г.Исхакый иҗатлары буенча инша язганнар Барлыгы 22 укучы ике көн дәвамында белемнәрен сынаган.
(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Димитровград каласында узган татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк олимпиадасында катнашучыларның Хәсән Туфан һәм Гаяз Исхакый иҗатларын белү дәрәҗәсен тикшергәннәр. Бу хакта өлкә татар мәдәни үзәге каршындагы яшьләр оешмасы хәбәр итә. 
 
Олимпиадада Ульяновск өлкәсенең 11 мунициапаль берәмлеклреннән 9-11 сыйныф укучылары катнашкан. Барлыгы 22 укучы ике көн дәвамында белемнәрен сынаган. 
 
Быел олимпиадада Иске Кулаткы мәктәбе укучылары катнаша алмаган. (Хәбәрдә моның сәбәпләре күрсәтелми.- ТИ.)
 
Катнашучыларның барысын да дипломнар, медальләр һәм китаплар белән бүләкләгәннәр. Җиңүчеләр исә Казанда узачак төбәкара олимпиадага юллама алган. 
 
  • Быел татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада 26-29 гыйнварга билгеләнгән. Әлеге этапта җиңүчеләр апрель аенда халыкара олимпиадада катнашу хокукына ия булачаклар. Ярышларның соңгы ике өлеше дә Казанда узачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10