ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада 42 укучы катнашкан

15 гыйнвар 2019, 13:38

Өлкәдә барлыгы 50 мәгариф учреждениесендә татар теле дәресләре бирелә.
(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендә узган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында 42 укучы белемен сынаган. Бу хакта өлкәнең Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Татарлар күпләп яши торган алты районның 20 мәктәбе укучылары олимпиадада тестлар эшләгән. Сынаулар ике көн дәвам иткән.
 
Олимпиадада катнашу өчен, дәресләргә әзерләнеп йөрүдән тыш, араларында түгәрәкләрдә дә шөгыльләнүчеләр бар. Чөнки өлкәдә тугызынчы сыйныфтан соң татар теленә атнага бер генә сәгать бирелгән.
 
Ярышта катнашу өчен, кайбер укучыларга ике көн юлда булырга туры килгән. Мисал өчен, Ачир авылы укучылары шундыйлардан. 
 
Укучылар тест эшләгәндә, укытучылар өчен мастер-класслар уздырылган. Укыту процессы вакытында килеп туган мәсьәләләр хакында фикер алышу да булган.  
  • Төмән өлкәсендә барлыгы 50 мәктәптә татар теле дәресләре бирелә. Шуларның 46 сы авыл җирлегендә урнашкан. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10