ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада 2019 елда беренче социаль ипотека йортын куллануга тапшырдылар

14 гыйнвар 2019, 16:34 , Фото: группа информационной политики Госжилфонда при Президенте РТ

Түбән Камада 2019 елда беренче социаль ипотека йортын куллануга тапшырдылар Шәйдуллиннар гаиләсе яңа йорттан 70 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир алды.

(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 14 гыйнварда, Түбән Каманың Тынычлык проспектында 121нче йорт адресы буенча урнашкан 120 фатирлы социаль ипотека йортын куллануга тапшырдылар. Шәһәрнең 34 нче микрорайонындагы яңа йортта “Татнефть” компанияләр группасы эшчеләре яшәячәк. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә.

  • Яңа йортта ун торак кат һәм өч подъезд бар. Фатирларның гомуми мәйданы 7,5 мең квадрат метр тәшкил итә.

Шәйдуллиннар гаиләсе яңа йорттан 70 квадрат метрлы, өч бүлмәле фатирга ия булган. Айнур һәм Юлия Түбән Кама йөк машинасы өчен шиналар ясау заводында эшли. Аларның өч баласы – уллары Вилдан һәм Айдарны, кызлары Әмирә бар. Хәзер алар 13 квадрат мәйданлы бүлмәдә яши. Гаилә яңа, бигрәк тә киң һәм чиста эшкәртелгән фатир алачагын белгәч бик шатланган. Хәзер Юлия Шәйдуллина фатирны ничек бизәү, җиһазлар урнаштыру турында уйлый. 

Гыйльмановлар гаиләсендә дә шулай ук өч бала - 7 яшьлек Динара һәм өч айлык игезәкләр Наил белән Нияз. Гаилә башлыгы Рамил ПАО “Нижнекамскшина” оешмасында, ә тормыш иптәше Алия “Кама” фәнни-техник үзәгендә эшли. Гаиләгә өч бүлмәле фатир ачкычлары тапшырылды. Алар яңа торакларын ике ел көткән.

“Фатирны без ике ел көттек. Безгә бик ошады, якты, планировкасы уңышлы. Ә иң мөһиме – мәйданы оптималь, “коммуналка” өчен артыгын түләргә кирәкми”, - дип сөйләде Алия Гыйльманова.

Бүгенге көндә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Түбән Камада кулланылышка тапшыру өчен 280 фатирлы тагын ике йорт әзерли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10