ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы саклана

14 гыйнвар 2019, 07:19 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы саклана Республика территориясендә урыны белән кар явачак.

(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бураннар туктап торачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республика территориясендә урыны белән бераз кар явачак.

Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары Татарстан буенча -7...-12 градус, Казанда – 9 градус күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык хасил була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10