ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тәтеш шәһәре буенча иң яхшы Яңа ел бизәлеше бәйгесенә нәтиҗә ясалды

14 гыйнвар 2019, 00:00 , Фото: tetyushy.ru

Тәтеш шәһәре буенча иң яхшы Яңа ел бизәлеше бәйгесенә нәтиҗә ясалды Җиңүчеләр дипломнар, акчалата призлар белән бүләкләнде.
(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары"). Тәтеш шәһәре буенча иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Катнашучылар “Административ биналар һәм предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар территориясенең иң яхшы яңа ел бизәлеше”, “Кар фантазияләре”: иң яхшы Яңа ел сурәтләре бизәү”, “Шәхси торак йортларның иң яхшы Яңа ел бизәлеше”, “Күп фатирлы торак йортларның иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинацияләрендә бүләкләнде. 
 
Шулай ук, “Кар фантазияләре”: иң яхшы кар сурәтләре ясау”, “Кар сурәтләре буенча “Яңа 2019 ел символы” дигән өстәмә номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды. 
 
“Авыл җирлекләре арасында иң яхшы бизәлгән административ бина”, “Торак йортларның иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинацияләрендә җиңү яулаучыларга да дипломнар, акчалата призлар тапшырылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10