ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2019 елда эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак

13 гыйнвар 2019, 17:20

HeadHunter эксперты 2019 елда кайсы һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачагын әйтте.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»).2019 елда эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак . Бу хакта HeadHunter Россия компаниясенең "Хезмәт хакы буенча мәгълүматлар банкы" проекты җитәкчесе Наталья Данина җиткерде, дип яза РИА Новости.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә, курьерларга, ваклап сату буенча сатучы-консультантларга, шулай ук b2b өлкәсендә сату менеджерларына ихтыяҗ зур.

Кадрлар дефициты шартларында эш бирүчеләргә эш эзләүчеләргә хезмәт шартларын тагын да яхшыртырга яки югарырак хезмәт хакы тәкъдим итәргә туры киләчәк, дип белдерә эксперт.

Шулай ук башкалада да, төбәкләрдә дә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә консалтинг, мәгълүматлар базаларын администрацияләү, девелопмент һәм сату хезмәткәрләренә дә яхшы түлиләр.

Эксперт, тулаем алганда, 2018 елда Россиядә барлык эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләүдә тотрыклы үсеше сизелә, дигән нәтиҗә ясаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10