ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фирдүс Тямаев Кариев театрына хәйрия спектакле өчен акча биргән

13 гыйнвар 2019, 11:37 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаев Кариев театрына хәйрия спектакле өчен акча биргән Театр балаларга "Бүре белән кәҗә" әкиятен тәкъдим иткән.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Фирдүс Тямаев балаларга билетлар өчен 15 мең сум акча бирде. Без мөмкинлекләре чикле балаларга билетлар биреп аларга спектакль күрсәттек", - ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Ул хәйрия спектакльләре традициясенең бу театрда һәрвакыт булуын әйтә.

"Фирдүснең бу гамәле башкаларга да үрнәк булсын иде", - ди директор.

Театр балаларга "Бүре белән кәҗә" әкиятен тәкъдим иткән.

Берничә көн элек Мәскәүдән килгән тамашачы Зөһрә Фатыйх та балаларга билет алу өчен хәйрия ярдәме күрсәткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10