ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды

13 гыйнвар 2019, 12:09 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды "Марсель Сәлимҗанов театры” күргәзмәсе 10 февральгә кадәр эшли.

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәүдә 12 гыйнварда Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музеенда “Марсель Сәлимҗанов театры” күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Ул театр режиссеры, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) тормышына һәм иҗатына багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Марсель Сәлимҗанов Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры булып 36 ел эшли. 2001 елда «Намус һәм абруй өчен» номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек була.

"Ачылу тантанасында аның шәкертләре күп, алар сәгатьләр, тәүлек буе Марсель Сәлимҗанов турында сөйли ала", - диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. "Театрда бер генә репетиция дә аның исемен искә алмыйча узмый. Безнең өчен ул тере кеше кебек. Күргәзмәдә аның тормыш яшәешенең нигезе”, - диде ул.

Күргәзмәдә Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльләрнең фоторәсемнәре һәм афишалары, костюмнар һәм реквизитлар, шулай ук режиссерның шәхси архивыннан фотосурәтләр һәм аның чыгышлары тәкъдим ителә.

"Марсель Сәлимҗанов театры” күргәзмәсе 12 гыйнвардан 10 февральгә кадәр эшли.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10