ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сарман районында “Ел укытучысы” ачыкланды

13 гыйнвар 2019, 03:00

Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак.

(Сарман, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Сарман гимназиясендә “Ел укытучысы” бәйгесенең II туры үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче дип Җәлил гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Зиннәтуллина танылды. Ә призерлар дигән исемгә Җәлил беренче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Сәхапова һәм Петровка завод мәктәбенең шулай ук башлангыч сыйныфлар укытучысы Раушания Мортазина лаек булдылар.

“Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә җиңү Җәлил беренче мәктәбеннән Лилия Шәймәрдановага елмайды. Ә призлы урыннар Сарман гимназиясе укытучысы Раушания Мәтҗановага һәм Җәлил гимназиясе укытучысы Эльмира Шакировага бирелде.

“Ел укытучысы” номинациясендә призлы урыннарны Җәлил икенче мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә Бәдриева, Иске Минзәләбаш мәктәбеннән информатика укытучысы Эльвира Илһамова һәм Җәлил беренче мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Сафиуллина бүлешсәләр, җиңүче исеменә Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Нургалиева лаек булды.

Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10