ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Апас районы башлыгы кубогы һәм призларына көрәш ярышларында җирле команда җиңде

13 гыйнвар 2019, 00:00 , Фото: apastovo.ru/

Апас районы башлыгы кубогы һәм призларына көрәш ярышларында җирле команда җиңде Алар үзләрен келәмдә иң көчлеләр итеп таныттылар.

(Апас, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы башлыгы кубогы һәм призларына көрәш ярышлары узды. Командалар арасында беренчелек Апас районы көрәшчеләре кулында. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярыш көне буе дәвам итте. Иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. 12 үлчәү категориясе буенча җиңүче билгеләнде. Беренче урын алучы һәр көрәшче өенә тәкә алып кайтты. Икенче һәм өченче урын яулаган көрәшчеләргә акчалата бүләкләр бирелде. Һәр җиңүчегә Мактау грамотасы, медальләр әзерләнгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10