ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Мәскәү балалары герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгедә катнаша ала

13 гыйнвар 2019, 15:00 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәү балалары герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгедә катнаша ала Җиңүчеләрне берничә номинациядә бүләкләячәкләр.
(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы номерлы татар компонентлы мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган бәйге узачак. Бу хакта Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
"Батырлыгы гасырларда калыр" дип исемләнгән конкурста мәктәп укучылары, иҗат коллективлары, балалар йортлары, интернат мәктәпләр, әдәби студияләр катнашырга хокуклы. 
 
Жюри аларга вокал, сүз сәнгате, иң яхшы авторлык шигыре, проза жанрында иң яхшы авторлык эше, иң яхшы белем бирү-тикшеренү эше, иң яхшы проект номинацияләрендә бәя бирәчәк. 
 
Бәйгенең җиңүчеләре 13 февраль көнне ачыкланачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10