ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Парижда шартлау аркасында дүрт кешенең гомере өзелгән

12 гыйнвар 2019, 16:27

Аларның икесе – янгын сүндерүчеләр.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”).  Париж үзәгендәге пекарня бинасында шартлау 4 кешенең гомерен өзгән.  Бу турыда Франция эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Кристоф Кастанер хәбәр итә. Associated Press шул хакта яза.

Һәлак булган кешеләрнең икесе янгын сүндерүчеләр, дип ачыклык кертте министр. Аның сүзләренчә, 47 кеше яраланган, 10 кеше бик авыр хәлдә.

Шимбә, 12 гыйнварда Парижның тугызынчы округында пекарняда башта янгын чыккан, аннары шартлау булган. Янгын сүндерүчеләр һәлакәт газ чыгу аркасында булган дип фаразлый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10