ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Дин

Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәве Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты

12 гыйнвар 2019, 14:39 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәве Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты Мондый очрашулар традиция буенча Раштуа һәм Хач ману бәйрәмнәре кысаларында уза.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Посещение Казанской православной духовной семинарии Казанской епархии Русской Православной Церкви

Мондый очрашулар традиция буенча Раштуа һәм Хач ману бәйрәмнәре кысаларында уза. Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны 7 гыйнварда узган Раштуа бәйрәме белән котлады, дин вәкилләренә төбәктә үзара аңлашып яшәүләре һәм татулык саклауга өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Бүгенге очрашу Рус православие чиркәве Казан епархиясенең Казан православие рухи семинариясе территориясендә узды.

Посещение Казанской православной духовной семинарии Казанской епархии Русской Православной Церкви

Рөстәм Миңнехановны уку йорты янында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Казан православие рухи семинариясе ректораты вәкилләре, шулай ук Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий һ.б. каршы алды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Рөстәм Миңнеханов белән аралашу вакытында республика җитәкчелеге православие дине вәкилләре белән җылы һәм яхшы мөнәсәбәтләрне саклавы турында әйтеп узды. “Республикада кешеләрне милли билгеләре һәм дин буенча аермаулары шатландыра, - диде митрополит Феофан. – Барлык кешеләр дә бертөрле, барысы да тигез, шуңа күрә сезгә рәхмәт, сезне Аллаһ сакласын”.

Посещение Казанской православной духовной семинарии Казанской епархии Русской Православной Церкви

Моннан тыш, митрополит Феофан белән Рөстәм Миңнеханов семинаристлар өчен тулай торак төзелеше мәсьәләләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча эшләргә йөкләмә бирде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10