ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Нур" театры коллективы Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды

12 гыйнвар 2019, 14:17 , Фото: tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган очрашу эшлекле төстә, җылы һәм күтәренке рухта узды.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхрәзиев Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчелеге: театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов, директоры Илдар Хаҗиев һәм артистлары белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Васил Шәйхразиев кунакларны сәламләп, труппаны 2019 елда Россия күләмендә уза торган Театр елы белән котлады, иҗатларында уңышлар теләде. Шулай ук  Бөтендөнья конгрессының Милли Шура рәисе театр җитәкчелегенең һәм артистларының теләк-тәкъдимнәрен дә тыңлады. Әңгәмә барышында артистларга дәүләт бүләкләрен, мактаулы исемнәр бирү, Татарстанда гастрольләрен оештыру, фестивальгә чакыру кебек сораулар күтәрелде.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган очрашу эшлекле төстә, җылы һәм күтәренке рухта узды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10