ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә ике ир-ат талау нияте белән пенсионерга һөҗүм иткән

12 гыйнвар 2019, 11:14

Элек хөкем ителгән ир-атларны "кайнар эзләр"дән тапканнар.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Яшел Үзәндә ике ир-ат, пенсионерның битенә шприцтан сиптергән һәм, пычак белән янап, таламакчы булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"8 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән буенча идарәсенең кизү частена өлкән яшьтәге хатынга талау нияте белән һөҗүм итүе турында хәбәр килгән. 67 яшьлек зыян күрүче 22.00 сәгатьтә фатирына шалтыратулары турында сөйләгән", – диелгән ведомство хәбәрендә.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз ишекне ачкан һәм ике таныш түгел зат басып торганын күргән. Алар хатын-кызның битенә шприцтан билгесез сыеклык сиптергән, аннары, пычак белән янап, фатирга керергә омтылган.

Начар ниятле затларны кайнар эздән тоткарлаганнар.  Алар - Мизиново авылында яшәүче 28 яшьлек ир-ат һәм Яшел Үзәндә яшәүче 33 яшьлек ир-ат. Икесе дә элек хөкем ителгән.

"Талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10