ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексей Песошин Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12 гыйнвар 2019, 09:46 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Алексей Песошин Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Татарстан Премьер-министры әйтүенчә, прокуратурада эшләү югары профессиональлеккә һәм шәхси сыйфатларга ия булуны таләп итә.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бүген, 12 гыйнварда Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлыйм", — диелгән котлауда.

Прокуратура дәүләтнең көчен һәм гаделлеген гәүдәләндерә, диде Алексей Песошин. Аның хезмәткәрләре закон үтәлешен күзәтә һәм аны бозучыларга каршы көрәшә, Россия гражданнары хокукын һәм иреген яклый.

Республика Премьер-министр сүзләренчә, прокуратурадада эшләү югары профессиональлеккә һәм шәхси сыйфатларга ия булуны таләп итә. Ул җиңел булмаган хезмәткә һәм дәүләт тотрыклылыгын ныгытуга катнашы булганнарга рәхмәт әйтте.

"Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, Ватан өчен эшчәнлектә уңышлар телим", — диде Алексей Песошин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10