ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Төркиянең "IRCICA" үзәгендә Мәрҗани мирасы турында фикер алыштылар

12 гыйнвар 2019, 09:32 , Фото: dumrt.ru

Төркиянең Очрашу барышында яклар күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның ислам дөньясында тоткан роле һәм урыны турында фикер алыштылар.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Җөмәдәл-әүвәл аеның бишенче көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиягә эш сәфәре кысаларында Истанбулда IRCICA Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге генераль директоры Халит Ирэн белән очрашты. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында яклар күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның ислам дөньясында тоткан роле һәм урыны, шул исәптән, аның "Вафият әл-әсләф..." китабы турында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта үзәктә галимнең әлеге хезмәте буенча фәнни-тикшеренү эше алып барыла. Халит бәй мөфтигә китапның икенче нөсхәсен эзләү нәтиҗәләрен бәян итте. Камил хәзрәт, үз чиратында, ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елда Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан башкарган эшләр хакында сөйләде.

Бу өлкәдә иң зур казаныш булып “Хозур” нәшрият йортында Мәрҗани хезмәтләренең репринт-басмасын нәшер итү булды.

Галимнең алты томлык җыентыгы үз эченә танылган “Хакк әл-мөбин фи мәхәсин әудаг әд-дин”, “Хизәмәт әл-хәвәши ли-идәхәт әл-гәвәши”, “Мөстәфәд әл-әхбәр фи әхвәл Казан вә Болгар”, “Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ”, “Китаб әл-хикмәт әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә", "Китаб әл-фәваид әл-мөхиммә” китапларын туплады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10