ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чирмешәндә чаңгы юлларында йөрүчеләр арткан

12 гыйнвар 2019, 05:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндә чаңгы юлларында йөрүчеләр арткан Кышкы каникуллар вакытында “Җиде тирәк” чаңгы базасына 100 дән артык кеше чаңгы сорап мөрәҗәгать иткән.

(Чирмешән, 11 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Кышкы каникуллар вакытында “Җиде тирәк” чаңгы базасына 100 дән күбрәк кеше чаңгы сорап мөрәҗәгать иткән.

"Чаңгы базасы көн дә эшләде", - ди “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Камил Назыйров.

Ял көннәрендә прокатка чаңгы алып, үз чаңгылары белән дә стадионга шуарга килүчеләр шактый күп булды. База хәзер дә көн саен иртәнге сәгать 9 дан кичке 21 сәгатькә кадәр эшли. Биредә барлык уңайлыклар да бар, чишенү-киенү бүлмәләре җылы, хәтта кайнар чәй эчәргә дә мөмкин.

Чаңгылар әле дә бушлай бирелә, ботинкалары 35 тән 44 нче үлчәмгә кадәр бар. Трассаны кар машинасы белән чистартып торалар, кич белән яктырткычларны кабызалар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10