ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба полиция бүлеге хезмәткәрләре балаларга күчтәнәчләр өләште

12 гыйнвар 2019, 04:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Саба полиция бүлеге хезмәткәрләре балаларга күчтәнәчләр өләште Кыш бабай иң элек транспорт хәрәкәте тынып тормаган гимназия каршында тукталыш ясады.

(Саба, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Татарстанда игълан ителгән "Полиция Кыш бабае бүләк өләшә" акциясенә Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ап-ак сакаллы бабайның күңеле изгелектә, букчасы мул иде. Кыш бабай иң элек транспорт хәрәкәте тынып тормаган гимназия каршында тукталыш ясады. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы Бари Кадыйров үткән машиналарны туктатып, Кыш бабай исә йөртүчеләрне: "Юк-юк, документларыгызны тикшермибез, балакайларым, акция үткәрәбез, бүләк өләшәбез",– дип тынычландырып торды.

"Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова әзерләгән бүләкләрне зурлап тапшырды. Автомобильдә балалар булса, аларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен дә тикшерергә онытмады. Бик олы изге гамәл кылды ул көнне Кыш бабай. Шулай ук ЮХИДИ инспекторы да машина йөртүчеләргә 5 литрлы "незамерзайка" бүләк итте, юлларда кагыйдәләрне үтәп, имин йөрүләрен теләде.

Аннары Кыш бабай балигъ булмаганнарның эшләре буенча өлкән инспектор Алина Романова белән матди яктан аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга күчтәнәчләр өләште.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10