ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Сабада яңа елда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

12 гыйнвар 2019, 07:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Сабада яңа елда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр Рәис Миңнеханов шәхси эшмәкәрләр белән якыннан танышып чыкты, бизнес проблемалары белән кызыксынды.

(Саба, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов "Сабантуй" мәдәни-спорт комплексында шәхси эшмәкәрләр белән очрашты. Сөйләшү 2019 елда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә багышланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашуны ачып, район башлыгы законнарга кертелеп торган яңалыклар шартларында эшмәкәрләрнең фикерләрен бергә җыелып тыңлау, киңәшләшү перспективада файдалы булачагын ассызыклады.

"2018 елдагы эшчәнлегегез алдагы хисап чыгышларында яктыртылыр. Без аны хәвеф-хәтәрләрсез, уңышлы гына тәмамладык. Шулай да мин эшмәкәрлекне сезнең күзлектән карап берничек тә күрә алмыйм һәм без 10 елдан соң буласын да фаразларга өйрәнеп бетмәдек. Без 20-30 ел алдан киләчәктә нәрсә буласын күз алдына китерергә тиеш. Шулай булганда гына заманга ияреп бара алачакбыз. Шунлыктан сезнең фикерләрегезне ишетү файдалы булыр иде дип уйлыйм", – дип мөрәҗәгать итте эшмәкәрләргә Рәис Миңнеханов.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов чыгышында әйтелгәнчә, районда бизнес яшәреп килә, әлеге өлкәдә үзен сынарга яшьләр күп алына. Әйтик, былтыр Сабада Динар Ногманов спорт юнәлешендә инвентарьлар сата һәм ремонтлый, Иләбәрдән Айдар Мәүлетов мебель җитештерә башлаган.

Иштуганнан эш башлаучы яшь фермер Илфат Әхмәдуллин да сыерлар санын 80 башка җиткергән, фермасы мал белән тулгач, грант алып икенче торакны сала башлаган. Районда "Матурлык" салоннары ачкан эшмәкәрләрнең дә планнары зурдан. Гомумән, бу өлкәдә көндәшлек сизелә. "Вәлиәхмәтова" шәхси предприятиесе хуҗасы әйтүенчә, Сабада гына 14ләп матурлык салоны бар, чөнки кулы белән кеше кемгәдер ялланып эшләми, чәчтарашын үзе ача.

Очрашу катнашучылар эшмәкәрлекне үстерүгә һәм булышлык итүгә юнәлдерелгән республика программалары, районның 2019 елга өстенлекле проектлары белән таныштылар. Сүз "Саба" индустриаль паркының беренче чиратын, сөт комплексы, азык үзәге төзү, сибелмәле төзелеш материалары, "Ялкын" җәмгыятендә алюминий көймәләр җитештерүне оештыру һәм башкалар турында барды.

Рәис Миңнеханов шәхси эшмәкәрләр белән якыннан танышып чыкты, бизнес проблемалары белән кызыксынды. Тимершыктан кибетләр тотучы һәм элекке мәдәният йортын сатып алган Дамир Исмәгыйлевка бинада җитештерү эшен сохари киптерү һәм капларга төрү мини-линиясен алудан башларга тәкъдим итте. Чират Шәмәрдән эшмәкәре Регина Степановага җиткәч, "Кызыл калфак" кафесында хезмәт күрсәтүне килентларны тагын да ныграк җәлеп итәрлек итеп оештыру кирәклегенә басым ясалды.

"Гомумән, Шәмәрдәнгә 150-200 урынлы банкет залы кирәк. Сигез меңгә якын кеше яши, ә халык чара оештыру өчен Кукмарага, Сабага йөри, алай булырга тиеш түгел",– диде район башлыгы.

Эшмәкәрләргә салым инспекциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Шәфыйков, "Саба" индустриаль паркы директоры Илшат Хуҗин да үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10