ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә бер транспорт компаниясенә 400 мең сум штраф салганнар

12 гыйнвар 2019, 03:00

Инспекторлар сәүдә базасы территориясендә куркыныч калдыклар белән пычранган участокка тап булган.

(Әлмәт, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә бер транспорт компаниясен туфракка зыян китергән өчен 400 мең сум штраф салганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Инспекторлар сәүдә базасы территориясендә куркыныч калдыклар белән пычранган участокка тап булган.

Ачыкланганча, узган елның апрель аенда  складны арендага алган Башкортстан компаниясе бу урынны ташлап китә. Ләкин киткәндә алар биредә техник күкерт тутырылган капчыклар ташлап калдырган була. Шуның нәтиҗәсендә куркыныч матдәләр туфракның 11 кв. м мәйданына зыян китергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10