ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында “моржлар” Әккәрәй бәкесендә коена

11 гыйнвар 2019, 23:00

Монда бәке ясаганнар, аның тирәсен тотып алганнар, су төбенә тактадан идән җәйгәннәр, яр буеннан менеп-төшәргә баскычлар урнаштырганнар.

(Чирмешән, 11 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында “моржлар” Әккәрәй бәкесендә коена. Бу авылда хәтта “моржлар” клубы да бар. 8 гыйнвар көнне авылдашлар Сөлчә елгасы яр буенда җыелганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Монда бәке ясаганнар, аның тирәсен тотып алганнар, су төбенә тактадан идән җәйгәннәр, яр буеннан менеп-төшәргә баскычлар урнаштырганнар.

Көн салкын булуына карамастан, бәкедә байтак кеше коенган. Тиздән 80 яшен тутыручы Раиса Квакова да беренчеләрдән булып су кергән.

Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы, Нептун, Су анасы һәм башка әкият геройлары да килгән.

Биредә чәй табыны да әзерләгәннәр, уха да пешергәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10