ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесенең гомере өзелгән

11 гыйнвар 2019, 22:00 , Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Әлмәттә юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесенең гомере өзелгән Җиңел машина йөртүчесенең машина белән идарә итү хокукы булмаган, ул каршы як полосага чыккан.

(Әлмәт, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген, 11 декабрьдә 6.30 сәгатьтә Әлмәтнең Бигәш урамындагы 123 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 

1992 елгы ир-ат идарәсендәге "Дэу Нексия" автомобиле 1960 елгы шофер идарәсендәге "ПАЗ 320530-22" автобусы белән бәрелешкән. Җиңел машина йөртүчесенең машина белән идарә итү хокукы булмаган, ул каршы як полосага чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә "Дэу Нексия" автомобиле йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган. Автобусның 1989 елгы пассажиры медсанчастькә озатылган.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10