ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханы бирү өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк

11 гыйнвар 2019, 21:47

Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтихан була, тагын берничә фәнне укучылар үзләре сайлый ала.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханы бирергә теләүче Татарстан укучыларына 1 февральгә кадәр гариза язарга һәм имтихан бирә торган фәннәрне сайларга кирәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1 февральгә кадәр өлкән сыйныф укучылары имтихан өчен мәҗбүри булмаган фәннәрне сайларга тиеш.  1 февральдән соң гаризалар кабул ителми», – диелгән министрлык хәбәрендә.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе 14 фән буенча узачак. Рус теле һәм математика - мәҗбүри фәннәр, тагын берничә фәнне укучылар үзләре сайлый, аларның саны чикләнмәгән.

Өлкән сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханында катнашу турындагы гаризаны үзе укый торган мәктәптә бирә. Узган елгы чыгарылышлар яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә гариза яза.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10