ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәгариф министрлыгы балалар бакчасы өчен түләү арту турында аңлатма бирде

11 гыйнвар 2019, 20:24 , Фото: Арский вестник/Ильяс Фаттахов

Мәгариф министрлыгы балалар бакчасы өчен түләү арту турында аңлатма бирде Гомуми үсеш төркемнәренә йөрүче 3-7 яшьлек балалар өчен ата-аналарның түләүләре 3251 сум булды.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 гыйнвардан балалар бакчаларында баланы карау-тәрбияләү өчен ата-ана түләүләре 4,3 процентка арту турында аңлатма бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлыкта аңлатуларынча, ата-ана түләүләре мәктәпкәчә оешманың төренә, бакчаның эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. 10,5 сәгатьлек режимда эшли торган гомуми үсеш төркемнәренә йөрүче 3-7 яшьлек балалар өчен ата-аналарның түләүләре 3 251 сум тәшкил итте. Узган ел белән чагыштыргана, быел ул 134 сумга арткан.

“Ата-ана түләүләре әлеге оешмаларның чыгымнары үсүе, шул исәптән, азык-төлек, көнкүреш-хуҗалык товарларына бәяләр, хезмәт күрсәтүче эшчеләрнең хезмәт хаклары артуга бәйле”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Шул ук вакытта ведомствода, баланың ата-анасы өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр саклануын әйттеләр. Аерым алганда, беренче балага – уртача түләүләрнең 20 проценты күләмендә компенсация алырга ярый. Икенче балага – 50 процент, өченче һәм калган балаларга – 70 процент күләмендә.

Муниципаль дәрәҗәдәге компенсация ата-ананың кеременә бәйле. Аны бер кешегә айлык керем 20 мең сумнан азрак булган гаиләләр алырга хокуклы. Республикада күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган: алар билгеләнгән түләүләрнең 50 процентын гына түли.

Моннан тыш, инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар балалар бакчаларына бушлай йөри.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10