ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстанның ике прокурорына Россия Президенты рәхмәте игълан ителде

11 гыйнвар 2019, 19:11 , Фото: прокуратура РТ

Татарстанның ике прокурорына Россия Президенты рәхмәте игълан ителде Россиянең Генераль прокуратурасында прокуратура органнары оешуга 29 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар булды.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долговка һәм Казан прокуроры урынбасары Сергей Урванцевка Россия Президенты исеменнән рәхмәт игълан ителде. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"Бүген Россиянең Генераль прокуратурасында прокуратура органнары оешуга 29 ел тулу уңаеннан киңәйтелгән утырыш булды. Тантаналы чарада Россиянең Генераль прокуроры Юрий Чайка катнашты", - диде Руслан Галиев.

Юрий Чайка утырыштагыларның барысын да һөнәри бәйрәм белән котлады. Ул прокуратура хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Законлылыкны ныгытуда казанышлары өчен Татарстанның ике прокуроры бүләкләнде, диде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10