ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Эчке эшләр министрлыгы: Чаллыда җәяүлене кыйнаган йөртүче хискә бирелгәнен әйтте

11 гыйнвар 2019, 18:13

Ир-ат машинадан төшеп, җәяүле пенсионерга суккан.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда машина йөртүче хисләренә бирелеп китеп, җәяүлене кыйнаган. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Чаллыда "Шевроле" йөртүчесе чак кына пенсионерны таптатмый калган. Шул турыда видео 10 гыйнварда социаль челтәрләрдә чыкты", - дип сөйләделәр министрлыкта.  Шуннан соң ир-ат машинадан төшкән, җәяүле белән низаг чыккан һәм ул пенсионерга суккан.

Автоинспекторлар видеоязманы өйрәнгәч, агрессив йөртүченең шәхесен ачыклаган. Ул 30 яшьлек Чаллы кешесе. Аны тоткарлаганнар һәм полициягә китергәннәр. Машина йөртүче пенсионерны күреп өлгермәве, ә аннары хискә бирелеп, аңа сугуын әйткән.

Ир-ат юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Җәяүлегә суккан өчен, бу ир-атка җинаять җаваплылыгы да янарга мөмкин.

  • “Татар-информ” агентлыгы кичә көндез Автозавод проспектында "Шевроле” йөртүчесе белән җәяүле арасындагы низаг булуын хәбәр иткән иде. Машина йөртүче чак кына таптатмый калган юл аркылы чыгучы пенсионерга суга. Соңрак машина йөртүчене административ җаваплылыкка җәлеп иттеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10