ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Артур Исламов "Үзгәреш җиле" фестивален татар эстрадасының горурлыгы дип саный

11 гыйнвар 2019, 17:51 , Фото: Салават Камалетдинов

Артур Исламов Җырчы сүзләре буенча, "Үзгәреш җиле" татар музыкасына керткән өлеше белән тарихка кереп калачак.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). “Үзгәреш җиле” - чит илләрдә күрсәтеп мактанырлык чын татар эстрада сәнгате фестивале. Бу фикерен Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов "Интертат" газетасына интервью вакытында әйтте.

  • Артур Исламов - Илһам Шакиров исемендәге Халыкара вокалистлар бәйгесе I премия лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге яшь татар җыры башкаручылар бәйгесе һәм "Vissi d'arte" беренче халыкара бәйге лауреаты.

Җырчы сүзләре буенча, Европа илләрендә татар теленә ихтыяҗ бар. "Чит илдән килгән кеше: “Нинди җырларыгыз бар?” дип сораса, музыкаль дәрәҗәбез белән кызыксынса, “Мәгез, сезгә өч сезон, монда – югары класслы йөзгә якын җыр”. Бу - чын татар әсәрләре", - диде ул.

"Үзгәреш җиле" татар музыкасына керткән өлеше белән тарихка кереп калачак һәм татар эстрадасының мирасы булып саналырга тиеш, дип исәпли Артур Исламов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10