ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Парламент газетасы” баш редакторы “Татар-информ” агентлыгы эшен югары бәяләде

11 гыйнвар 2019, 16:37 , Фото: Султан Исхаков

“Парламент газетасы” баш редакторы “Татар-информ” агентлыгы эшен югары бәяләде Татарстаннан кызыклы язмалар “Парламент газетасы”ның федераль чыгарылышына да алыначак.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Парламент газетасы” баш редакторы Александр Коренников “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы эшенә югары бәя бирде. Бу хакта ул “Парламент газетасы. Татарстан” дип исемләнгән газета чыга башлавына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

  • РФ Федераль Җыены рәсми басмасы “Парламент газетасы”ның төбәктәге “Парламент газетасы. Татарстан” дип исемләнгән газетасының бүген беренче саны дөнья күрде. Ул парламентта кабул ителгән законнар турында халыкка гади һәм аңлаешлы тел белән мәгълүмат җиткерүне күздә тота.

“Татар-информ” агентлыгы эше белән таныштым. Татарстанның күп кенә сорауларда, цифрлаштыру өлкәсендә генә түгел, масс-медиа эшен оештыруда да алдынгы булуына тагын бер кат инандым”, - диде Александр Коренников.

“Агентлык югары һөнәри дәрәҗәдә, Россия генә түгел, чит илләрдә кулланыла торган алдынгы модель буенча эшли. Бу үсеш алучы конвергент редакция. Татарстаннан коллегаларымның профессиональлеген югары бәялим”, - диде баш редактор.

“Республика Татарстан” газетасы баш редакторы Александр Латышев “Татар-информ” агентлыгында кызыклы эшлекле сөйләшү булганын әйтте. “Александр Владимирович (Коренников – “Татар-информ” искәрмәсе) электрон сайт буенча хезмәттәшлекне тәкдим итте. Безнең редакция гына түгел, башка редакцияләр дә парламент газетасы сайтына кызыклы мәгълүматлар юллый ала”, - диде.

Александр Коренников әйтүенчә, Татарстанга кагылышлы кызыклы язмалар “Парламент газетасы”ның федераль чыгарылышына да алыначак. “Пульс регионов” дигән рубрикада төбәк полосаларыннан иң кызыклы материаллар тупланачак”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10