ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Фермерлар берлеге рәисе: Кытайда авыл хуҗалыгына ярдәм 50 тапкырга күбрәк

11 гыйнвар 2019, 16:44 , Фото: фотоархив

Фермерлар берлеге рәисе: Кытайда авыл хуҗалыгына ярдәм 50 тапкырга күбрәк Камияр Байтемиров фикеренчә, дәүләт авыл хуҗалыгына бирелә торган акчаларга анализ ясарга тиеш.

 (Казан, 11 гыйнвар,”Татар-информ”, Данис Вахитов). Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары берлеге рәисе Камияр Байтимеров мәгълүматлары буенча, Кытайда авыл хуҗалыгына ярдәм Россиядәгегә караганда 50 тапкырга күбрәк. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Тулаем авыл хуҗалыгын үстерү өчен бирелә торган акча 1 гектарга 35 доллар тирәсе тәшкил итә. Кытай 1 гектарга 1500 доллардан артыграк бүлеп бирә. Аерма илле тапкыр диярлек. Франция, Германия, Голландия кебек алга киткән агро-икътисади структурасы булган илләр 1 гектарга 365 долларга якын сумма бүлеп бирәләр”,- диде Камияр Байтемиров.

Камияр Байтемиров, бу чагыштыруны китергәндә, дәүләтнең акчасы җитәрлек түгеллеген дә аңлавын әйтте. “Ләкин без кая күпме акча күчен беләбез һәм без җитештерүнең күпме өлеше фиктив булуын да исәплибез. Шуңа күрә дәүләт бүлеп бирелә торган акчаларның нәтиҗәлелегенә анализ ясарга тиеш”, - дип саный фермерлар берлеге рәисе.

Камияр Байтемиров фикеренчә, акча, беренче чиратта, нәтиҗәлелекне исәпкә алып, республикада җитештерелгән продукцияне үзебездә эшкәртү өчен бирелергә тиеш. “Без тулаем продукция артыннан куабыз, ә ул Татарстаннан читтә эшкәртелә, шуның аркасында без керемне алмый калабыз”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10