ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Фәрит Габделганиев: Ел ахырына 20 процент үзмәшгуль татарстанлыны теркәргә өметләнәбез

11 гыйнвар 2019, 16:11 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Габделганиев: Ел ахырына 20 процент үзмәшгуль татарстанлыны теркәргә өметләнәбез Татарстан икътисад министры Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә үзмәшгульләргә һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары әзерләнүе турында сөйләде.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев 2019 елда эшчәнлекләрен легальләштерүче үзмәшгульләр саны буенча фаразлар бирде. Бу хакта ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда сөйләде.

“Ел ахырына 20 процент үзмәшгуль татарстанлыны теркәргә өметләнәбез.  Бу хезмәт күрсәтүче, әмма салым түләмәүче “соры” эшмәкәрләр өчен зур ярдәм булчак”, - диде министр.

Социаль-икътисади күзәтү комитеты мәгълүматлары буенча, Татарстанда 300 меңнән артык үзмәшгуль кеше бар. Яңа салым режимы үзмәшгульлеген булдырган кешеләргә эшчәнлекләрен легальләштерү мөмкинлеге бирә. Киләчәктә татарстанлыларның бу категоряисенә ярдәм итү чаралары булдырылачак, - диде ул.

“Хәзер Татарстан Хөкүмәтендә эшче төркем булдырылган, анда тармак министрлыгы вәкилләре кергән. Биредә үзмәшгульләр өчен өстәмә преференцияләр эшләнелә”, - Фәрит Габделганиев. Аның сүзләренчә, үзмәшгульләргә Татарстан Дәүләт заказы агентлыгы мәйданчыгында эшмәкәрләр белән бер шартларда эшләү мөмкинлеге бирү тәкъдиме бар.

Татарстан иктисад министры эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Шулай итеп, Татарстанның Гарантия фонды кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредит буенча 0,5 ставка белән залогның 70 процентын тәэмин итәргә мөмкин.

Әңгәмәне тулысынча иртәгә, 12 гыйнварда sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTubeның “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13:30 сәгатьтә карап булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10