ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ихтыяҗ булса, “Парламент газетасы”ның татар телендә дә берәр чыгарылышы әзерләнүе ихтимал

11 гыйнвар 2019, 15:55 , Фото: Султан Исхаков

Ихтыяҗ булса, “Парламент газетасы”ның татар телендә дә берәр чыгарылышы әзерләнүе ихтимал “Бәлки, ихтыяҗ булса, татар, рус, инглиз телләрендә чыгарылышлар әзерләргә була”, - диде Александр Коренников.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Парламент газетасы” баш редакторы Александр Коренников фикеренчә, ихтыяҗ булса, басманың татар телендә дә берәр чыгарылышын әзерләргә була. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

  • РФ Федераль Җыены рәсми басмасы “Парламент газетасы”ның төбәктәге “Парламент газетасы. Татарстан” дип исемләнгән газетасының беренче саны дөнья күрде. Ул парламентта кабул ителгән законнар турында халыкка гади һәм аңлаешлы тел белән мәгълүмат җиткерүне күздә тота.

Александр Коренников әйтүенчә, “Парламент газетасы”ның татар телендә чыгарылышын эшләү планы булмаса да, басманың ике, хәтта биш телле чыгарылышлар әзерләү буенча берәмле проектлары бар.

“Татар басмалары белән чагыштырганда, без барыбер көндәшлеккә сәләтле булмаячакбыз. Аннары тәрҗемә ясау мөмкинлеге дә юк, ләкин “Парламент газетасы”ның аерым чыгарылышларны төрле телләрдә әзерләү тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, Казанда узачак “Ворлдскиллс” чемпионатына җитди әзерлек бара. Бәлки, ихтыяҗ булса, шул чарага багышлап, татар, рус, инглиз телләрендә чыгарылышлар әзерләргә була”, - диде.

Баш редактор төрле телләргә тәрҗемә итеп эшләүгә мисаллар китерде. “Мәсәлән, бер ел элек Дәүләт Думасында “Сирия, Сугыш фотохроникасы” күргәзмәсе үтте. Аны Сириядә эшләгән “РИА Новости”, ВГТРКдан коллегалар оештырды. Спикер Вячеслав Володин “бу күргәзмәне барлык Европа депутатларына күрсәтсәк, шәп булыр иде” дигән иде. Биш телгә тәрҗемә итеп, Европа парламентларына да тараттык”, - диде.

Александр Коренников узган елда көзен Санкт-Петербургта узган Евразия хатын-кызлар форумына “Парламент газетасы”ның рус һәм инглиз телләрендә чыгарылышлар әзерләгәнен дә әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10