ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казанда Идел буе Арбитраж судының кабат билгеләнгән җитәкчесен рәсми төстә тәкъдим иттеләр

11 гыйнвар 2019, 15:11 , Фото: tatarstan.ru

Казанда Идел буе Арбитраж судының кабат билгеләнгән җитәкчесен рәсми төстә тәкъдим иттеләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарының уңышлы эшчәнлеге өчен тотрыклылыкның әһәмиятенә игътибар юнәлтте.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Югары суды рәисе урынбасары – РФ Югары судының Икътисади бәхәсләр буенча суд коллегиясе рәисе Олег Свириденко Идел буе округы Арбитраж суды җитәкчесе итеп кабат билгеләнгән Юрий Глазовны рәсми төстә тәкъдим итте.

Моңа кадәр "Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 30 декабрендә Глазовны кабат билгеләү хакындагы указны имзалаган.

Олег Свириденко Юрий Глазовны Идел буе округы Арбитраж суды җитәкчесе итеп кабат билгеләнүе белән котлады. Җитәкченең һөнәри сыйфатларын билгеләп үтеп, РФ Югары суды рәисе урынбасары аның коллективта сәламәт профессиональ мохит тудырырга кирәклеген  искәртте.

Моннан тыш, Свириденко Идел буе округы Арбитраж судының дәүләт башлыгы судьялар алдына куйган әһәмиятле бурычларны, шулай ук Югары суд таләпләрен "лаеклы төстә һәм намус белән үтәвен" билгеләп үтте. "Сез Россия икътисады өчен әһәмиятле эшләрне югары һөнәри дәрәҗәдә карыйсыз", - диде ул.

Татарстан Президенты Югары суд рәисе урынбасарына арбитраж эшен югары бәяләгәне өчен рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, Глазовның кабат билгеләнүе – ил Президентының аңа югары ышаныч билгесе. Идел буе округы Арбитраж судының кабат билгеләнгән рәисе хезмәттәшләренә ышаныч күрсәткәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Юрий Глазов 2013 елның 11 мартыннан Идел буе округы Арбитраж суды рәисе вазифасын башкара. Моңа кадәр ул 2008-2013 елларда Белгород өлкәсе Арбитраж судын җитәкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10