ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Бөтенроссия дебютантлар питчингына гаризалар кабул ителә башлады

11 гыйнвар 2019, 14:11 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанда Бөтенроссия дебютантлар питчингына гаризалар кабул ителә башлады Питчингның төп бурычлары – Татарстанда кинематография үсешен стимуллаштыру һәм кинематография дөньясында яңа исемнәр ачу.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). 2019 елның мартында Казанда "Кино вакыты" Бөтенроссия белем бирү форумы кысаларында Бөтенроссия дебютантлар питчингы узачак. Бу хакта чараның дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Питчинг – проектны гамәлгә ашыруга карата кызыксыну белдергән оешмалар табу өчен эксперт советы каршында кинопроектлар тәкъдим итү һәм яклау ул.

Питчингның төп бурычлары – Татарстанда кинематография үсешен стимуллаштыру, кинематография дөньясында яңа исемнәр ачу, яңа кинопроектлар тәкъдим итү, Россия төбәкләрендә кино үсеше өчен яңа идеяләр табу, кинодебютантларны Россиянең әйдәп баручы продюсерлары белән таныштыру.

Чарада катнашу өчен гаризалар 35 яшькә кадәрге Россия гражданнарыннан 1 февральгә кадәр кабул ителә. Һәр гаризада бер проект булырга тиеш.

Питчингка "Кыска метражлы уен киносы", "Тулы метражлы уен киносы", "Документаль кино" һәм Work-in-progress (тәмамлану стадиясендәге проектлар) кебек категорияләргә караган эшләр кабул ителә. Җиңүчеләрне "Кино вакыты" форумы кысаларында бүләкләячәкләр.

Гаризаны түбәндәге электрон адрес буенча тапшырырга мөмкин: cinematimekzn@gmail.com. Барлык нечкәлекләр белән аны үткәрү регламентында таныша аласыз.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10