ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Җитештерүче йомырканы тартмага тугызны гына куеп сатуга чыгаруларына аңлатма биргән

11 гыйнвар 2019, 13:21 , Фото: архив tatar-inform

Җитештерүче йомырканы тартмага тугызны гына куеп сатуга чыгаруларына аңлатма биргән Twitter социаль челтәрендә әлеге уңайдан дөнья күргән фото җәмәгатьчелектә зур яңгыраш тапкан.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Удмуртиянең "Вараксино" кошчылык фабрикасында йомырканы тартмага, гадәткә кергәнчә, унны түгел, ә тугызны гына куеп сатуга чыгаруларына аңлатма биргәннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Twitter социаль челтәрендә әлеге уңайдан дөнья күргән фото җәмәгатьчелектә зур яңгыраш тапкан. Челтәрдән файдаланучылар кызып-кызып шушы яңалык хакында фикер алыша: яңа тартма кемгәдер ошаса, икенчеләре көлә генә.

"Вараксино»" кошчылык фабрикасында исә моны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кулланылган маркетинг алымы дип аңлатканнар.

"Моннан тыш, без йомырканы классик тартмаларда да (ун һәм егерме данә) сатуга чыгарабыз", - дигән кошчылык фабрикасы вәкиле РИА Новости агентлыгына.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10