ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә шикәр комы һәм йомырка аеруча нык кыйммәтләнгән

11 гыйнвар 2019, 12:41 , Фото: архив tatar-inform

Россиядә шикәр комы һәм йомырка аеруча нык кыйммәтләнгән Бәяләр декабрь аенда күтәрелгән.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Росстат 2018 елда куллану бәяләре аналитикасын бастырып чыгарган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Статистикадан күренгәнчә, барыннан да элек азык-төлек (4,7 процентка) кыйммәтләнгән. Шикәр комының бәясе – 28,9, йомырка – 26, ит 10 процентка диярлек арткан.

Бәяләр декабрь аенда аеруча нык күтәрелгән. Биредә, беренче чиратта, яшелчә һәм җиләк-җимеш турында сүз бара.

Азык-төлек булмаган товарлар арасында тәмәке – 10, дарулар – 4,6, бензин 9,4 процентка кыйммәтләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10