ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанда Крещение бәйрәмендә 112 урында су коенып булачак

11 гыйнвар 2019, 12:26 , Фото: архив/Султан Исхаков

Татарстанда Крещение бәйрәмендә 112 урында су коенып булачак Республикада бәйрәм уңаеннан салкын суга чумып чыгарга теләүче 60 мең кеше җыелыр дип көтәләр.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда Крещение бәйрәмендә 112 урында су коенып булачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Аерым алганда, Казанда су коену өчен дүрт урын җиһазландырылачак. Югары Кабан күлендә - "Сокол" кафесы каршында һәм Борисковская урамындагы 54нче йорт янында ике бәке барлыкка киләчәк. Шулай ук Казансу елгасында – Казанны алганда башын салган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл һәм Иделдә Красная Горка бистәсе янында да су кереп булачак.

Республикада бәйрәм уңаеннан салкын суга чумып чыгарга теләүче 60 мең кеше җыелыр дип көтәләр.

Бәйрәмдә иминлекне полицейскийлар, табиблар, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр тәэмин итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10