ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Татар теле ябык ишекләрне ача - "Ватаным Татарстан"

11 гыйнвар 2019, 18:36 , Фото: Рамиль Гали

Татар теле ябык ишекләрне ача - Советлар Союзы вакытында юллама белән Эстониягә барып эләккән ханым эстоннар мәхәббәтен яулавы, татар мәктәбе ачуы турында сөйли.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). “Исәнмесез, мин Эстониядә яшәүче татар булам. Минем бик тә татар редакциясе тормышы белән танышасым килә”. Флүзә ханым Хәйруллина бусагадан әнә шул сүзләр белән атлап керде һәм берничә минуттан безне тәмам әсир итте. Советлар Союзы вакытында юллама белән Эстониягә барып эләккән бу ханымның эстоннар мәхәббәтен яулавы, анда башкорт оешмасы төзүе, соңгы елларда татар мәктәбе ачуы турындагы бәянен әкият тыңлагандай тыңладык. Ләкин бу – әкият түгел, чынбарлык. Аны тыңлаганда, Татарстанда яшәп тә һич югы бер генә милли шәхси мәктәп тә ача алмавыбыздан оялып, җир тишегенә төшәрдәй булдык...

– Флүзә ханым, Эстониядә иң әүвәл нәрсәгә игътибар иттегез?

– Эстониягә мин Казаннан киттем. Чит илгә эләккәнче, КДУның татар журналистика факультетында укуым һәм студент елларында Ленин исемендәге мәдәният сараена хорга йөрүем бик ярдәм итте. Сәнгать үзенә кечкенәдән тартты, җырларга яратам, баянда уйныйм. Баян белән кызык хәлләргә дә юлыккаладым. Абитуриент булганда, имтиханнарга әзерлек курсларына йөргән чак. Дәресләрдән кайтам да кулга баян алып моң­ланам. Әлбәттә инде, моны студентлар гына түгел, укытучылар да ишетә. Берзаман мине, Себер татарлары тормышын өйрәнергә экспедиция әзерләнә, әйдә, безнең белән, дип кыстый башладылар. Шулай итеп әзерлек курсларына килгән шәпкә үк экспедициядә катнашырга туры килде. Көндезге бүлеккә җырлап килеп кердем дисәң дә була. Аннан кияүгә чыктым һәм читтән торып уку бүлегенә күчәргә туры килде. Ирем – үзем кебек үк Башкорт­станның Бакалы районыннан. Ул Уфада елга техникумын тәмамлаган иде, аннан диңгезче булып хезмәт итте. Ирем­нең хезмәте аркасында, Эстониягә күченергә туры килде. Иң әүвәл эстон телен өйрәнү курсларына язылдым. Эстоннар үз телләре белән горурлана һәм һәрбер кешегә эстонча белү шартын катгый куя. Менә шуңа игътибар иттем һәм шаккаттым. Телне бел­ми­сең икән, эшкә урнаша алмыйсың. Курсларда беренче мәлләрдә иң азаккы партага барып утыра идем. Бу телне мәңге үзләштерә алмамын кебек тоелды. Аннан тормышымда зур фаҗига булды: мин балалар белән ят илдә ялгыз калдым. Шушы елларда (ә бу – туксанынчы еллар) Эстония, мөстә­кыйльлек алып, аерым хөкүмәт булып китте. Инде эстон гражданлыгын таләп итә башладылар. Эш урыннарында эстон теле мәҗбүри. Бу җәһәттән кайбер саннар ките­рәм. Туксанынчы елларга кадәр би­редә 5000 татар яшәсә, мөс­тәкыйль дәүләт булып оешкач, бер меңгә генә калды. Татарлар гына түгел, урыс кеше­ләре дә, башка милләт вәкилләре дә күченеп китте. Мин янә, ты­ры­шып-тырмашып, эстон телен өйрәнә башладым, репетитор ялладым. Имтихан бик кызу барды. Урыс телле шәһәр башлыклары да тапшыра алмады. Шушы имтиханны ике генә татар бирде. Аның беренчесе мин булдым. Анда телне югары дәрә­җәдә белүне таләп иттеләр. Тукталып калмадым, эстон телен өй­рәнүемне университетта дәвам иттердем һәм балалар бакчасында эшли башладым. Монда, елына ике тапкыр комиссия килеп, тел белү дәрәҗәсен тикшереп китә. Синең хет ун вуз дипломың булсын, телне белмәсәң, эштән колак ка­гасың. Ишетеп белә идем: аларның урыс балалары белән бик эш­лиселәре килми. Ә бу балаларга телне өй­рәтергә кирәк. Юк, бу милләткә бәйләнү түгел, хикмәт ике халык баласының бик нык үзгә булуында. Әйтик, эстон баласы елый икән, аның күз яше ага, тавышы чыкмый. Урыс баласы, гадәттә, ишек­ләрне бәрә-бәрә акырып елый. Программа телне тирәнтен өйрәнү (языковое погружение) дип атала. Бу эш 1993 елда башланды. Эстоннарда, монда бер урыс баласы бар икән дип, урысчага күчү бөтенләй юк. Мин, мәсәлән, баламны бик зур кыенлыклар белән эстон балалар бакчасына бирдем. Чөнки анда төркемгә башка милләт балаларын бик алырга да теләмиләр. Һәр көнне бакчадан, иртәгә килмәбез инде, дип кайтып китә идек. Чөнки бала чеп-чи эстон мохитенә эләкте, ул берни аңла­мый, аңа бары тик эстон телендә генә аңлаталар. Улым, урыс бакчасына күчик, дидем бер көнне. Ул, әнием, мин бит урыс түгел дигәч, үземнең дә күңел үсеп китте.

– Бездә татар телен үстерү, аны популярлаштыру буенча эзләнүләр алып барыла. Димәк эстоннарның телне өйрәнү программасы безгә үрнәк була ала?

– Бу программа эстоннар өчен дә яңалык түгел, аны Канадада 1964 елда ук уйлап чыгарганнар. Аның нигезендә фин балаларына швед телен өйрәтәләр. Асылы: бала аңлыймы, аңламыймы, стена белән сөйләшәсеңме – син фәкать өйрә­тергә максат куелган телдә сөй­ләргә тиеш. Балалар үзара исә урыс телендә сөйләшә. Укытучы көн дә “икмәк” дип кабатлап торгач, өчен­че көнне ул аны аңына сең­дерә. Бу җәһәттән эстоннардан үрнәк алу кирәк безгә. Анда ба­лаңны мәк­тәп­кә, бакчага ур­наш­тырасың киләме – эстон телен белүе мәҗбүри. Эшкә урнашырга телисеңме – эстон телен белү мәҗбүри. Хөкүмәт теле – эстон теле. Бөтен документлар фә­кать эстон телендә. Инде Казанга кайтыйк. Сез, татар теле кысрык­ланды, дисез. Әле мин бүген халык арасында, җәмәгать транспортында татарчаны ишетеп шатланам. Ә менә Башкортстанда халык урысча сөй­ләшә. Кибеттә башкортча аңлау­чы кеше юк. Башкорт балы бирегез әле, дип сораган идем, мы не понимаем, дип тик торалар. Башкорт балы милли бренд түгел­ме соң инде ул? Һич югы шундый җирләр­гә башкортча белә торган кеше табып булмый микәнни? Хәер, тел дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрел­мәсә, аны сак­лау һәм яклау читен. Бездә исә татар, башкорт телләре кәгазьдә генә дәүләт теле санала. Татар теленең шушы хәлгә төшүе үзәгемне өзә. Мәктәпләрдә укыту методикасын әзерләүдә тәкъдим­нәрем бар дип мөрә­җә­гать иткәнем булды, кирәк булса, дәресләр үткәреп күрсәтә алам. Тыңлыйлар, нинди яхшы ханым, дип озаталар да оныталар. Тел белән шөгыль­ләнүчеләр арасында чын йөрәктән янып йөрүчеләр җитми, күрәсең.

– Эстониядә килгән кеше­ләр­гә нинди социаль ярдәм каралган?

– Без – совет чорында күченгән буын. Ул вакытта вәзгыять башка иде. Хәзер исә Эстония – аерым мөстәкыйль дәүләт. Биредә имигрантларны эстон теленә укыту бушлай оештырыла. Шунысы да бар: хәзергеләрнең менталитеты да үзгә. Әйтик, мин Казан университетында укыган чорда “Татарстан яшьләре” газетасында, нәрсәгә кирәк безгә чит тел өйрәнү, дигән хатлар еш басыла иде. Тел белү адәм баласына комачаулый димени инде? Безнең буын вәкилләрен­дә бу фикер нык иде әле. Нәрсәгә безгә икенче тел, дип аптырый иде алар. Хәзер алай түгел. Күбрәк белергә тырышалар.

– Татарга караш ничек?

– Тырышлыкны хөрмәт итәләр. Каты бәрелмиләр. Бәлкем, урысларга мөнәсәбәт икенчерәктер. Совет заманында биредә урыс теле өстенлек итте, эстоннарны кысрык­лау булды. Урыс халкына мөнә­сәбәт, бәлкем, катлаулырактыр, ләкин татарларга хөрмәт бар, дип әйтә алам. Мәсәлән, милләт­ләргә иҗтимагый оешмалар ачуда бернинди кыенлык юк. Мин исә оешма төзеп кенә калмыйча, Эстония башкаласында татар мәктәбен дә оештырып җибәрдем. Татар оешмасы оешуга 35 ел тулды. Бу оешмага сагынуымны басар өчен килдем. Башта хат яздым, аннан мине эзләп килделәр һәм Сабан туйлары оештыруга катнаштыра башладылар. Кызымны да әзер­ләдем. Татарча шигырьләр ятлый, Башкортстанга кайткач, хореограф яллап, милли биюләрне өйрәнеп килә идек. Эстониядә беренче татар оешмасын Тимур Сәйфуллин ачкан. Аның әнисе – эстон кызы, атасы – Нижгар татары. Болар – сәүдәгәрләр нә­селе. Менә шушы егет эстон мәктәбен, университетын тәмам­ласа да, саф татар телендә сөйләшә. Ул бер генә урыс сүзе катнаштырмый. Бусы инде нәсел көченнән киләдер. Хәзер бу егетебез илле милләттән оешкан кече халыклар берләшмәсенең президенты булып тора.

– Башкорт оешмасы да Сезнең инициатива белән тө­зелдеме?

– Бер елны Башкортстаннан делегация килеп төште. Сүз уңа­еннан, безнең милли героебыз Салават Юлаев 1775 елда Екатерина II хөкеме белән Эстониягә сөргенгә сөрелгән. Салаватның атасы Юлай Азналин, татар Канзафар Усаев һәм каторгада булган башка ке­шеләр турында барлык мәгълү­матлар Эстониянең архивында сакланган. Соңрак мин аларны өй­рәнеп, Салават Юлаев турында китап чыгардым. Ә 1983 елда Салават Юлаевка Эстониядә һәйкәл ачылды. Ләкин һәйкәлнең бронза өлеше урланды, аннан туксанынчы елларда икенче тапкыр һәйкәл ачылды. Бу турыда ишеткәч, якташлар белән очрашуга бардым. Шунда бер вәкил: “Биредә 100 милли оешма бар, башкорт оешмасы юк икән”, – дип сүз башлады. Оештырсагыз, ярдәм итәрбез, дип киттеләр. Аннан соң да 6 ел бу эшкә алынмадым әле. Башкортларга, оешыгыз, мин ярдәм итәм, дип ялынып йөрдем. Ул вакытта ике балам да бәләкәй, оештырып йөри алмыйм, дим. Балалар азрак тернәкләнгәч, башкорт оешмасын ачтык. Минем аны башкорт-татар оешмасы итеп теркисе килде. Ләкин ул чакта инде 10 татар оешмасы бар иде, шуңа күрә башкорт оешмасы итеп теркәлдек.

– Татар оешмалары нишләп берләшмиләр соң?

– Аны үз вакытында драматург Туфан Миңнуллин да әйткән иде. Бер хатын, ярым шаярып, ярым җитди, без берәү идек тә, менә аерылышып беттек, дигән иде. Туфан абый исә, нишләп татар-башкортка бүлгәләнәсез, бергәләп эшләгез, дип теләде. Беренче елларда Татарстаннан, Башкортстаннан иҗат ке­шеләрен кунакка чакырдык. Бездә Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Туфан ага булып китте. Спект­акль­ләр куя идек. “Әлдермештән Әлмән­дәр”, “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакльләрен куйдык. Менә шул “Әлмәндәр...”не карарга Туфан ага килде дә инде. Ул безнең Әҗәлне хатын-кыз образында чагылдыруны да ошатты. Аннан Туфан ага белән татарлар турында язган эстон драматургы Арво Валтон катнашында иҗат кичәсе үткәрдек. Болар онытылмаслык хатирә булып күңелдә калды. “Кыз урлау” белән исә гастрольләргә дә йөрдек. Шулай итеп, иң актив оешма башкорт оешмасы булып китте. Без эстон җырчылары белән Башкортстандагы “Дуслык моңы” фестивалендә, Рәшит Ваһапов фестивалендә дә катнаштык. Безне Казанга да чакырдылар, ләкин опера җырчы­сының графигы туры килмәгәнгә, кайтулар насыйп булмады. Безгә Башкортстанда туып үскән бик күп татарлар йөри. Шунысы кызык: оешма ачылу белән, өем кунакханә ролен үти башлады. Килгән кунак миндә тукталды, спектакль репе­тицияләре миндә үтте. Боларны һич үкенмичә әйтәм, чөнки балаларым шушы мохиттә үсеп, чын татар булып җитештеләр. Телләрен оныткан яшьтәшләренә хәзер, татар теле миңа бик күп бикле ишекләрне ачарга ярдәм итте, дип сөйлиләр.

– Чит илдә татар теле мәк­тәбен ачу авырмы?

– Элек-электән татар мәктәбен ачыйк инде дип, бик күп мөрәҗәгатьләр килә иде. Татар мәктәбен ачу өчен лицензия алу кирәк. Лицензия алгач, дәүләт татар теле укытучыларына хезмәт хакы түли. Эстониядә 1200 татар яши, ә башкортлар 164 кенә. Шуңа күрә татар мәктәбен оештыруга керештек. Мәктәп ачу өчен эстон телен камил белү, педагогия буенча дипломың, биш еллык стажың булырга тиеш. Кыскасы, бөтен таләпләргә туры килә торган документлар миндә генә бар. Алай да өч еллап уйладым. Фикерләрем хаҗга барып кайткач үзгәрде. Улым Илнур мәктәпнең уставын, программасын эшләүдә ярдәм итте. Ул – белгечлеге буенча филолог, минем Салават Юлаев турындагы китапны тәрҗе­мә итүче дә. Шулай итеп мәктәп матур гына эшләп китте. Шунысы да бар: үз телеңне тирәнрәк үзләште­рү өчен, Эстония хөкүмәте матди яктан ярдәм күрсәтергә мөмкин. Моның өчен проектлар бәйгесендә катнашу кирәк. Мин татар мәктәбе буенча проект яздым һәм Татарстанда белем күтәрү курсларын тәмам­ладым. Бүген Эстониядә туган тел­ләрен безнең кебек бе­лүчеләр аз. Әйттем ич әле, 10 татар җәмгыяте эшләп килә дип, менә шушы җәмгыятькә йөрүчеләрнең бер­сенең дә баласы татарча белми.

– Кызыгызга татар теле Оксфорд университетына керергә ничек ярдәм итте?

– Балаларым инглиз мәктәбен тәмамладылар. Кызым Оксфордта – көллият, аннары университетта укыды. Көллияттә укыганда, бер укытучыларының исеменә игътибар иткән. Беркөнне, Мәдия ханым, Сез татар түгелме, дип сораган. Ул: “Мин – Канада татары”, – дип җавап биргән. Ләкин татарча бер сүз дә белми икән. Мәдия ханым инглиз кешесенә кияүгә чыккан, үз балалары юк. Кызым, күрәсең, күңеленә кереп калгандыр, беркөнне ул аны үзенә кунакка чакырган. Мин аңа, кунакка кайткач, чәкчәк пешереп җибәрә идем. Бик ярата ул шушы баллы ризыкны. Күчтәнәчемне менә шушы укытучысына алып барган. Чәкчәкне вак токмачлардан ясауның хикмәте бар, ул – туй ризыгы һәм аны бөтен кунак та авыз итәргә тиеш, дип аңлаткан. Ире Джеймс та бик кызыксынып тың­лаган. Шул арада мин шалтыратканмын икән. Кызымның телефоннан татарча сөйләшүенә дә бик сокланган бу гаилә. Эстониядә туып, туган телеңне, милли ризыкларны һәм аларның тарихын белүең белән безне гашыйк иттең, дигәннәр. Калганы әкияттәге кебек булды. Алар аңа университетка керергә булыштылар, укыган дәвердә баламны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп тордылар. Әйтәсе килгәнем шул: туган телне белү кешене баета. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10