ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры "Килмешәк" спектакле белән беренче тапкыр Һиндстанга сәяхәт кылачак

11 гыйнвар 2019, 12:09 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Камал театры Спектакль Дели һәм Варанаси шәһәрләрендә Халыкара фестиваль кысаларында 6 - 8 февральдә күрсәтеләчәк.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үз тарихында беренче тапкыр Һиндстанда узачак Халыкара фестивальдә "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль Дели һәм Варанаси шәһәрләрендә 6 - 8 февральдә күрсәтеләчәк.

"Индия тамашачысы белән очрашу безнең өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы адым. Индиягә бит беренче мәртәбә генә баруыбыз. "Килмешәк" спектакленең фестивальләргә еш чыгуына без бик шат", - ди бу хакта театр директоры Илфир Якупов.

Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерүендә куелган Сөмбел Гаффарованың беръактлы пьесасы күптән түгел генә Кытайда Нанкин шәһәрендә сәхнә күрде, ә быел театр аны Будапешт тамашачысына тәкъдим итәчәк, дип яза театр матбугат хезмәте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10