ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Саратов шәһәрендә яңа мәдрәсә төзү ниятләнә

11 гыйнвар 2019, 11:52 , Фото: архив/Михаил Захаров

Саратов шәһәрендә яңа мәдрәсә төзү ниятләнә Урын җитмәү сәбәпле, моңа кадәр булган “Шәйх Сәед” мәдрәсәсендә көндезге уку бүлеге 2014 елда ябылган.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Данис Вахитов). Саратов шәһәрендә яңа мәдрәсә салыначак. Бу хакта Саратов мөфтиенең беренче урынбасары Рәсим хәзрәт Куҗахмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Төгәл төзелеш датасына килгәндә, никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак ”, - диде мөфтинең беренче урынбасары.

Рәсим хәзрәт аңлатуынча, Саратов өлкәсендә 2005 елдан бирле “Шәйх Сәед” мәдрәсәсе эшли. Мәдрәсә өчен программаны Россия ислам институты эшләгән. Өлкәдәге имамнарның 90 проценты шунда укыган.

Хәзерге вакытта мәдрәсәдә 140 студент укый. Акча, урын һәм тулай торак җитмәү сәбәпле, көндезге уку 2014 елда туктатылган булган. “Яңа мәдрәсә салынгач, көндезге уку кабат башланачак”, - диде мөфтинең беренче урынбасары. Аның әйтүенчә, мәдрәсә белән бергә тулай торак та салыначак.

  • Декабрь аенда узган пленумда Саратов өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсов белем бирүне төп стратегия дип атады. “Тәрбия - безнең иң мөһим эшчәнлекләребезнең берсе. Без Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә һәм җәмгыять алдында җаваплы, чөнки без башка дин вәкилләре белән аралашып яшибез”, - диде мөфти “Нур” каналына. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10