ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россия Югары суды рәисе урынбасары Идел буе округы Арбитражына яңа җитәкче тәкъдим итәчәк

11 гыйнвар 2019, 11:17 , Фото: tatarstan.ru

Россия Югары суды рәисе урынбасары Идел буе округы Арбитражына яңа җитәкче тәкъдим итәчәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» Халыкара аэропортында Олег Свириденконы каршы алды.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Россия Югары суды рәисе урынбасары Олег Свириденко Идел буе округы Арбитражының яңа башлыгын тәкъдим итәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» Халыкара аэропортында Олег Свириденконы каршы алды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Олег Свириденко сәфәр барышында Юрий Глазовны кабат Идел буе округы Арбитраж суды рәисе итеп билгеләү турында рәсми төстә игълан итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 30 декабрендә шул хактагы указны имзалаган», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10