ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Каргинов экипажы «Дакар-2019» раллиеның дүртенче этабында җиңде

11 гыйнвар 2019, 10:51 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Каргинов экипажы «Дакар-2019» раллиеның дүртенче этабында җиңде Эдуард Николаев дүрт этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары гомуми зачетында беренче урынны саклап калды.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге Чаллының «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы «Дакар-2019» ралли-марафонының дүртенче этабында йөк машиналары зачетында финишка беренче булып килде. Бу хакта команданың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Андрей Каргинов машинасы Арекипа һәм Мокегуа шәһәрләре арасындагы 405 километрлы дистанцияне 4 сәгать 9 минут 49 секунд эчендә узды.

Чехия вәкиле Мартин Масик җитәкчелегендәге Big Shock Racing командасы экипажы, лидердан 1 минут 29 секундка калышып, икенче булды. «КАМАЗ-Мастер»ның Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге тагын бер экипажы финишка өченче булып килде. Ул лидердан 12 минут 47 секундка калышты.

Татарстан командасының Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге экипажлары, Андрей Каргиновтан 13 минут 24 секунд һәм 13 минут 28 секундка калышып, дүртенче һәм бишенче урыннарга лаек булды.

Эдуард Николаев дүрт этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары гомуми зачетында беренче урынны саклап калды. Андрей Каргинов – икенче, Дмитрий Сотников – өченче, Айрат Мәрдиев экипажы алтынчы урында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10