ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Шәрык телләре буенча республика олимпиадасына йөздән артык укучы җыелды

11 гыйнвар 2019, 11:02 , Фото: архив/Рамиль Гали

Шәрык телләре буенча республика олимпиадасына йөздән артык укучы җыелды Олимпиада нәтиҗәләре 12 гыйнварда игълан ителәчәк.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген "Дуслык" сәләмәтләндерү һәм белем бирү комплексында шәрык телләре буенча республика олимпиадасының соңгы этабына 107 мәктәп укучысы җыелды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада 9 - 11 сыйныф укучылары катнаша. Алар муниципаль ярышларда призер һәм җиңүче булган. Шулар арасында 20 бала гарәп теле һәм 87 төрек теле буенча белемен сыный.

Жюри составында Россия ислам университеты, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре катнаша.

Олимпиада нәтиҗәләре 12 гыйнварда игълан ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10