ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин Төркиянең «Дийанет» телеканалы белән хезмәттәшлек турында сөйләшкән

11 гыйнвар 2019, 09:12 , Фото: dumrt.ru

Камил Сәмигуллин Төркиянең «Дийанет» телеканалы белән хезмәттәшлек турында сөйләшкән «Дийанет» каналы дәүләт системасына кушылып эшли һәм җәмгыятьне дини-әхлакый яктан тәрбияләү өчен җавап бирә.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә ТРТ «Дийанет» телеканалында «Haber» тапшыруына интервью биргән. Ул телеканал җитәкчелеге белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшкән. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җитәкчеләр исламны массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдыру тәҗрибәсе, шулай ук бу өлкәдә үзара хезмәттәшлек турында сөйләште. Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтиятенең медиапроектлары, аерым алганда, «Хозур» мөселман телевидениесе хакында тәфсилләбрәк әйтте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан делегациясен «Дийанет» эшчәнлеге белән якыннан тыныштырган кыска экскурсия үткәргәннәр.

  • «Дийанет» үз эшчәнлен дәүләт системасына кушылып башкара һәм җәмгыятьне дини-әхлакый яктан тәрбияләү өчен җавап бирә. Исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау өчен ул фильмнар чыгара, үз телевидениесен һәм сайтларын эшли, газеталарын бастыра.

Делегацияне ТРТ «Дийанет» генераль директоры, Төркиянең дин эшләре Министрлыгы каршындагы дини басмалар җитәкчесе Фатыйх Курд каршы алган. Фатыйх бәй үзе дә 2018 елда уздырылган KazanSummit кысаларында Диния Нәзарәте оештырган чарада катнашу өчен Казанга килгән булган.

  • 2018 елда “Хозур ТВ” Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород, Оренбург һәм Мәскәү өлкәләрен колачлады. «Хузур ТВ» һәм «Хузур ТВ Архив»ның Youtube-каналда аудитория саны 14,5 миллионга җитте. «Хузур ТВ» контентында “караулар" саны 54 миллионнан артты. «Хузур ТВ» «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме милли премиясенә лаек булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10