ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Азнакай гүзәле “Хыял командасы” фильмында Таһир Метшинның сөйгәне булып уйный

11 гыйнвар 2019, 09:00

Гүзәл Батыршина бу рольгә җитди кастинг үтеп, бик күп кызлар арасыннан сайлап алынган.

(Азнакай, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Резедә Шәрипова). Азнакай гүзәле “Хыял командасы” фильмында Таһир Метшинның сөйгәне булып уйный. Бу турыда җирле басма хәбәр итә

Гүзәл Батыршина бу урынга җитди кастинг үтеп, бик күп кызлар арасыннан сайлап алынган.

Гүзәл Азнакай 6 нчы урта мәктәбендә белем алган һәм Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаган.

2014 елда ул районыбызда узган “Автоледи” конкурсында җиңүче булган.

Фильм экраннарга быел 7 мартта чыгачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10